news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы - “Татнет йолдызлары” конкурсы җиңүчесе
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узды
Скопировать ссылку
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген Казанда “Татнет йолдызлары–2009” интернет-проектлар халыкара конкурсының җиңүчеләре игълан ителде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг залында узды. Анда “Татмедиа”ААҖнең генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев һәм конкурсның оештыру комитеты рәисе Айнур Сибгатуллин катнашты.
Искә төшереп үтәбез, конкурс ел саен Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә Татарстан Республикасы һәм татар халкы тормышын яктыртучы мәгълүмат ресурсларын ачыклау өчен үткәрелә.
Конкурста тематикасы конкурс номинацияләренә туры килә торган теләсә нинди сайт катнаша ала. Заявкалар сайт авторларыннан һәм барлык теләүчеләрдән кабул ителә. Элек тә “Татнет” сайтлары 7 номинация буенча конкурс бүләге өчен көрәште: “Масс-медиа”, “Мәгариф һәм фән”, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү”, “Корпоратив сайтлар”, “ТР шәһәрләре һәм районнары”, “Иҗтимагый оешмалар”, “Татар иле”. Татар телендәге сайтлар өчен дә “Татар дөньясы”, “Мәгариф һәм фән”, “Туган тел” номинацияләре бар иде.
“Масс-медиа” номинациясендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңде. Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның генераль директоры урынбасары Динар Гариповка бүләк тапшырды, ә ул исә мәгълүмат агентлыгы хезмәткәренең эшчәнлеген югары бәяләгән өчен жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.
“Мәгариф һәм фән” номинациясендә “УмКа” сайты, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү” номинациясендә Бөек Ватан сугышы мемориал музее порталы беренче урынны алды. Корпоратив сайтлар арасында “IT Avenue” компаниясе порталы, “ТР шәһәрләре һәм районнары” номинациясендә Казанның gokazan.ru туристлык порталы иң яхшысы дип танылды.
“Диалог Евразия” халыкара платформасының Казандагы вәкиллеге интернет проекты
“Иҗтимагый оешмалар” категориясендә җиңде, ә tatarlove.ru танышу буенча татар сайты - “Татар дөньясы” номинациясендә.
“Татар дөньясы” номинациясендә “Яңа гасыр” ТРК сайты беренче урынны алды, “Мәгариф һәм фән” номинациясендә Гүзәлия Тарханованың мәгариф порталы җиңүгә иреште, ә “Туган тел” номинациясендә tt.wikipedia.org сайты иң яхшысы дип табылды.
“Иҗтимагый оешмалар” номинациясендә өченче урынны Жалуйтесь.ru сайты алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2