Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты 80 яшьлеген бәйрәм итә.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Камал театры артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсенә билет алырга өлгермәүчеләрнең әлеге тантананы карау мөмкинлеге бар - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы күренекле артистның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.
Кассада билетлар калмаган. Театрның матбугат хезмәте билетларның ун көн эчендә сатылып бетүен әйтә.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе бүген Камал театрында 19.00 сәгатьтә башлана. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/193/
Искәртеп үтәбез, Камал театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак хезмәте буларак, читтә яшәүче татарлар Нәҗибә Ихсанованың, Люция Хәмитованың юбилей кичәләрен карый алды, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” спектакле онлайн күрсәтелде.
Мәгълүмат өчен. Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаган. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз