news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы - “Бумеранг” конкурсы лауреаты
Казанда наркотикларга каршы пропаганда республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә “Бумеранг-2009” наркотикларга каршы пропаганда алып бару республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Гаммәви мәгълүмат чаралары конкурсы бишенче тапкыр үткәрелә. Конкурсны Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Журналистлар берлеге, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Интернет челтәрендә наркотикларга каршы юнәлештәге мәкаләләр циклы” номинациясендә икенче урынны алды. Бүләкләү тантанасында билгеләп үткәнчә, республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чараларының берсе булган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы наркотикларга каршы пропаганда алып баруга һәм сәләмәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирә. ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы эшләрне координацияләү бүлеге җитәкчесе Разыя Садыйкова агентлык вәкиленә диплом тапшырды.
“Казан” ТРК берьюлы ике призлы урынга лаек – “Столица” һәм “Чрезвычайка” программалары коллективлары лауреат.
“Бумеранг–2009” конкурсында җиңүчеләр арасында “Республика Татарстан”, “Время и Деньги”, “Молодежь Татарстана”, “Вечерняя Казань”, “Время и Деньги”, “Эфир” ТК, “Чаллы-ТВ” ТК, “Антинарк” журналы, “Лениногорские вести”, “Зеленодольская правда”, “Нижнекамская правда” да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2