Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Авыл хуҗалыгында исәпкә алу-2006 барышын яктырту конкурсында җиңде
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Авыл хуҗалыгында исәпкә алу-2006 барышын яктырту конкурсында җиңде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). “Татар-информ” агентлыгы Идел буе федераль округы мәгълүмат агентлыклары арасында Авыл хуҗалыгында исәпкә алу -2006га әзерлек һәм аның барышын иң яхшы яктырту буенча гомумроссия конкурсында җиңүче дип табылган, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте матбугат хезмәте.
“Исәпкә алу” газета-кушымтасын таратуда катнашкан гаммәви мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Соколин, “МедиаСоюз” гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Любимов, Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы вәкилләре, шулай ук федераль һәм төбәк журналистлары катнашында Мәскәүдә узган. Тантана барышында Авыл хуҗалыгында исәпкә алу-2006ны иң яхшы яктыртуга элегрәк игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре хәбәр ителгән. Билгеләп узуларынча, агымдагы елның июль аенда узган исәпкә алу үзенең уңышы белән статистика белгечләренең төгәл һәм җайга салынган хезмәтләренә генә түгел, ә миллионлаган Россия кешеләренә “авыл хуҗалыгын инвентаризацияләүнең” бурычларын һәм асылын җиткергән мәгълүмат-аңлату компаниясенә дә бурычлы.
Идел буе федераль округында матбугат басмалары арасында 1нче урынны “Вечерняя Уфа” алган, 2нче урында - “Республика Татарстан” һәм 3нче урында “Нижегородские новости” газетасы. Журналистлар арасында беренче урында «Вечерняя Уфа» газетасы хәбәрчесе Галина Салихова, икенче урында «Республика Татарстан»нан Артем Субботкин, өченче урында «Вечерняя Уфа”дан Илшат Җиһаншин. Идел буе федераль округының мәгълүмат агентлыклары арасында иң яхшысы дип “Татар-информ” агентлыгы табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз