Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" "Мәчетләрнең татар телен үстерүдәге роле" темасына фикер алышу үткәрә
Матбугат чаралары вәкилләре чакырыла
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). 31 август көнне 11 сәгатьтә "Татар-информ" агентлыгының матбугат үзәгендә "Мәчетләрнең татар телен үстерүдәге роле" темасына матбугат конференциясе үтәчәк. Ул фикер алышу формасында, татар телендә уза.
Фикер алышуда Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнаша.
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.
ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз