news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» корреспонденты «Цифрлы киләчәккә бергәләп» бәйгесендә җиңде

Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә узды, хәзер аларны Швециягә сәфәр көтә.

«Татар-информ» корреспонденты «Цифрлы киләчәккә бергәләп» бәйгесендә җиңде
архив

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Диана Авакян Ростелеком тарафыннан оештырылган «Цифрлы киләчәккә бергәләп» VIII Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Интернет-ММЧ» номинациясендә беренче урынны алды.

«Мондый көтелмәгән җиңү өчен бәйгене оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт. Швециягә сәфәрне түземсезлек белән көтәм, IT өлкәсендә яңа белемнәр алырга өметләнәм», - диде Диана.

2019 елның мартында Диана Татарстанның бер районында «Цифрлы авыл» проекты ничек тормышка ашырылуы турында материал әзерләде.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды, ә октябрьдә аларны Швециягә, телекоммуникацион җиһазлар җитештерүче Ericsson штаб-фатирына бару көтә.

Конкурс ике, төбәк һәм федераль этапны үз эченә алды. Ул басма матбугат, радио һәм телевидение, Интернет-ММЧ, социаль медиа, шулай ук «Яңа мөмкинлекләр 5G – платформасы» һәм «Биометрия – цифрлы тәңгәллеккә юл» номинацияләре буенча узды.

«Татар-информ» агентлыгы коллективы Диана Авакянны җиңүе белән котлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100