news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" корреспонденты – "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесе җиңүчеләре сафында

Лилия Локманова (Хәсәнова) "Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы мәкаләләрнең иң яхшы сериясе" номинациясендә икенче призга лаек булды.

"Татар-информ" корреспонденты – "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесе җиңүчеләре сафында
Михаил Захаров

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Лилия Локманова (Хәсәнова) “Ришвәтчелек: журналист карашы – 2017” республика бәйгесендә “Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы мәкаләләрнең иң яхшы сериясе” номинациясендә икенче призга лаек булды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов ришвәтчелеккә каршы темаларны яктыртучы журналистлар турында сөйләгәндә: “Еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары язмалары җинаять эше кузгатуга караганда ким җәмәгать резонансы тудырмый”, – дип билгеләп үтте.

“Ә әлеге тема белән шөгыльләнүчеләр – үз эшләренең чын осталары”, – дип өстәде “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

 Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100