news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" "KAZAN" бию ансамбленең "Зәңгәр шәл" тамашасын онлайн күрсәтә

Вокал-хореографик спектакль бүген 19:00 сәгатьтә башлана.

"Татар-информ" "KAZAN" бию ансамбленең "Зәңгәр шәл" тамашасын онлайн күрсәтә

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген 12 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә Камал театрында "KAZAN" бию ансамбленең "Зәңгәр шәл" вокал-хореографик спектакле булачак. 

Тамаша Кәрим Тинчурин пьесасы мотивлары һәм Салих Сәйдәшев музыкасы буенча куелган. Спектакльдә Казан шәһәр филармониясе артистлары Ләйсән Мәхмүтова, Рөстәм Насыйбуллин, "Фәридә-Алсу" дуэты, Марина Карпова, Гөлназ Гафурова катнаша. Сәнгать җитәкчесе - Татарстанның халык артисткасы Чулпан Закирова. 

Вокал-хореографик спектакльне "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин. Карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/424/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100