Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» Камал театрының «Көтәм сине…» спектаклен онлайн күрсәтә
Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театрының Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган «Көтәм сине…» спектаклен онлайн күрсәтә.
Авторлар спектакльнең жанрын мелодраматик уйланулар дип биргән. Спектакльдә театрның яшь актерлары – Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Артур Шәйдуллин һәм башкалар катнаша.
- «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” дигән сорауга җавап эзли.
Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана. Спектакльне онлайн күрсәтү өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/366/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз