news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Калеб клубының "Яңа дулкын" шигърият бәйгесеннән онлайн-трансляция оештыра

Трансляция 18.30 сәгатьтә башлана.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). 2016 елның 17 ноябрендә 18.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның Кече сәхнәсендә «Калеб. Яңа дулкын» проекты яшь шагыйрьләрнең бәйгесен оештыра. "Татар-информ" агентылыгы бәйгенең онлайн трансляциясен оештыра. Трансляцияне http://tatar-inform.tatar/internet-tv/7/ сылтамасына кереп карап булачак. 

«Яңа дулкын»ның беренчесе сайлап алу туры форматында уза. Кичә дәвамында 6 остаз 17 яшь шагыйрь арасыннан иң сәләтлеләрне сайлый.

Шагыйрьләр: Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова.

Яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкаруында ишетеп булачак.

Бүгенге бәйгедә җиңеп чыкканнар гыйнварь аенда "Калеб"нең чираттагы җыелышында көч сынашачак дип планлаштырыла.

Кичәгә керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100