news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” күренекле шагыйрь Зөлфәтне искә алу кичәсен онлайн-трансляцияли

Искә алу кичәсе 13 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу чарасы Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында бүген, 13 мартта, үткәрелә дип хәбәр итә берлекнең матбугат хезмәте.

Оештыручылар – шагыйрь Зөлфәтнең каләмдәшләре, дуслары һәм шәкертләре - искә алу кичәсен “Мин - Зөлфәт!” дип исемләгәннәр.

Кичәдә Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй һәм башка драма артистлары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгыраячак, Зөлфәт шигырьләренә язылган җырларны Рафаэль Сәхәбиев, Шамил Әхмәтҗанов, Римма Ибраһимова, Мирсәет Сөнгатуллин башкарачак.

Әдәби-музыкаль кичә 17.00 сәгатьтә башлана.

Искә алу кичәсен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияли.

Онлайн-трансляция өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/44/
 

news_right_1
news_right_2
news_bot