news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» июньдә Идел буе округында иң яхшы мәгълүмат чарасы дип табылды

«Татар-информ» июньдә Идел буе округында иң яхшы мәгълүмат чарасы дип табылды
Фото: © «Татар-информ»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы июнь йомгаклары буенча «Дзен» версиясе буенча гаммәви мәгълүмат чаралары федераль рейтингында 45нче урынны алды һәм Идел буе федераль округында иң яхшысы дип табылды.

«Татар-информ»нан тыш, беренче йөзлеккә беренче мәртәбә Татарстанның тагын ике гаммәви мәгълүмат чарасы керде. «Реальное время» - 69нчы, «Вечерняя Казань» 86нчы баскычта урнашты.

Рейтингның нигезен блогларда һәм/яки яңалыкларда гаммәви мәгълүмат чараларының сыйфат күрсәткечләре тәшкил итә. Күрсәткечләр арасында телгә алыну дәрәҗәсе, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, блогка язылучылар саны һәм башкалар исәпкә алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot