Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды
Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда инвестицион өлкәне яктырту буенча «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды. Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү чарасы республиканың Инвесторлар клубы утырышында узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — Татарстанның инвестицион эшчәнлеген яктырту буенча иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы», — диделәр алып баручылар.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк тапшырды.
Конкурс жюрие Татарстанның инвестицион эшчәнлеге темасы даими яктыртылуын, материалның актуальлеген һәм социаль мәгънәгә ия булуын, шулай ук аналитик материаллары сыйфатын һәм темага профессиональ якын килүне исәпкә алып бәя биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз