news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» инвестицион эшчәнлекне яктыртуда иң яхшы мәгълүмат чарасы дип табылды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы инвестицион эшчәнлекне яктыртуда төбәктә иң яхшы массакүләм матбугат чарасы итеп танылды. Бүләкләү Инвесторлар клубының йомгаклау утырышында узды. Утырыш Казанда KazanPalaceHotelbyTasigo кунакханәсе мәйданчыгында үтте.

Чарада Татарстан Республикасының зур предприятиеләре җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары һәм клуб әгъзалары катнашты. Алар соңгы технологияләр ярдәмендә максималь уңышка ирешү өчен бизнеска нинди үзгәрешләр кирәк булуы турында фикер алышты.

«Татарстанның уңыш сере, күпләр кызыксынганча, иң беренче чиратта, кешеләрдә. Ул безнең Президентыбыз да, ул булдырган җитәкчелек системасы да. Безнең төбәк территориясендә үз инвестпроектларын гамәлгә ашыру өчен көч, вакыт һәм ресурслар тапкан кешеләр кыйммәтлерәк», – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot