news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ», «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» финалисты булды

«Бәллүр каләм» XXVI Республика конкурсының икенче турына узган катнашучылар билгеле.

«Татар-информ», «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» финалисты булды
Рамил Гали

«Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика конкурсының икенче турына узган катнашучылар билгеле. Җиңүчеләрне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 30 майда бүләкләячәкләр. Финалистлар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» сайты һәм «Атна вакыйгалары» газетасы журналисты Зилә Мөбәрәкшина да бар.

«Быел узган елга караганда күбрәк эшләр килде. Экспертлар 12 номинация буенча рус һәм татар телендә эшләрне карап чыкты. Иң күп гариза «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә, барлыгы 34 гариза. Шуларның 7се - авыл газеталары журналистлары, 11е - шәһәрләрдән, 15е Казаннан. «Иң яхшы район (шәһәр редакциясе) номинациясе ел саен экспертларда кызу бәхәсләр уята. Быел 16 гариза килгән», - диелә Татарстан Журналистлар берлеге сайтында.

«Популяр блогер» номинациясенә 18 гариза кабул ителгән, шуларның 5се финалга үткән. Иң аз гаризалар саны «Нәтиҗәле эшләүче матбугат хезмәте» номинациясендә, барлыгы өч матбугат хезмәте финалда. «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясенә гаризалар күбрәк булсын иде, үзләре турында сөйләсеннәр, күпьеллык хезмәтләре белән таныштыруларын телибез», - дип сөйләгән Журналистлар берлегенең Башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова.

Махсус номинацияләр арасында «Мәдәни мирас елы» номинациясендә барлыгы 20 гариза кабул ителгән. Шулай ук «Мультимедияле редакция», «Туган тел», «Ел фоторепортеры», «Ел телеоператоры», «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы редакция», Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын яктырту» номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

«Журналистның иҗади эшчәнлеген тулаем бәяләү өчен газета-журналда чыккан язмаларның өзекләре, газета номерларын гына тапшыру җитеп бетми. Бәлки, ул журналист зур бүләк алгандыр, проект башлап җибәргән һәм аны тормышка ашыра башлагандыр һ.б. Кыскасы, журналистның үзенчәлекле сыйфатын, аның барлык хезмәтен ачып бирү мөһим», - дигән ул.

«Бәллүр каләм» бәйгесе финалистлары исемлегенә керүне бик сөенеп кабул иттем. Бәйгедә беренче тапкыр катнашам, бу минем өчен зур дәрәҗә. «Татар журналисты» сәхифәсендә журналистикага үз өлешен керткән, журналистика тарихында кереп калган журналистлардан интервьюлар алам, аларны һич кенә дә онытырга ярамый. Интервьюның берничәсен конкурска да тәкъдим иттем. Шулай ук, ел дәвамында язган иң кызыклы язмаларымны җибәрдем», - диде Зилә Мөбәрәкшина.

"Бәллүр каләм" финалистлары арасында җиңүчеләрне сайлап, 30 майда бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100