news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» «Җилләр көе» проектын онлайн күрсәтә

«Аргамак» этно-рок төркеме чыгышын Казанда - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бүген 13.00 сәгатьтә карарга мөмкин.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Мексикада узган «Фольклориада» фестивалендә катнашып дан казанган «Аргамак» этно-рок төркеме чыгышын бүген Казанда - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә карарга мөмкин. Данлыклы төркем «Җилләр көе» проекты кысаларында чыгыш ясый. Концерт хакында филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Программада шулай ук Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Милли халык уен кораллары оркестры, Башкорт филармониясе солистлары – Башкортстанның халык артистлары Азамат Тимеров, Римма Амангильдина, Халыкара, Бөтенроссия һәм республикакүләм конкурслар лауреаты Марсель Кутуев чыгышлары. Программаның режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Аскарова.

Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша да карарга мөмкин. Онлайн-трансляция 13.00 сәгатьтә башлана.

Онлайн-трансляция өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/147/

Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Җилләр көе» проекты 19 декабрьдә – Актаныш, 20 декабрьдә Минзәлә тамашачысына да тәкъдим ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot