news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды

Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган.

"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды
Султан Исхаков

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча иң алдынгы матбугат чарасы булды. Республиканың медиаресурслары рейтингын “Медиалогия” компаниясе ззерләгән.

Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, башка мәгълүмат чараларында агентлыкның исеме телгә алыну индексы – 393,44 тәшкил иткән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының иң еш сылтама китерелә торган мәгълүмат чаралары исемлегенә агентлыкның тагын бер проекты – “События недели” газетасы кергән. Ул сылтама китерү буенча, 7,41 индексы белән - 15нче урында.

  • “Медиалогия” компаниясе мәгълүматлары буенча, 2018 елның I кварталында, шулай ук 2017 елның I һәм III кварталларында “Татар-информ” Татарстанның 20 иң еш телгә алына торган мәгълүмат чаралары исемлегендә беренче урында булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100