Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» һәм «Интертат» журналистлары «Бәллүр каләм» финалына үтте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы вәкилләре журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVIII Республика конкурсының финалына үтте.
«Татар-информ»ның татар редакциясе хәбәрчесе Юлай Низаев «Ел журналисты» номинациясендә, ә «Интертат» коллективы «Иң яхшы республика, шәһәр редакциясе» номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла.
Конкурс финалистлары исемлеге «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында бастырып чыгарылган.
Быел конкурс яңартылган форматта уза. Авторлар үзләре генә түгел, республика башкарма хакимият органнары, ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары, юридик затлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре дә конкурска үз эшләрен тәкъдим итү хокукына ия булды.
Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз