Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» хаҗга һәм Корбан бәйрәменә багышланган видеокүпер оештыра
Хаҗ һәм Корбан бәйрәме турында Мәскәү, Казан, Симферополь һәм Астана мөселман дин эшлеклеләре фикер алышачак
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгының мультимедиа матбугат үзәгендә хаҗга һәм Корбан бәйрәменә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь – Астана видеокүпере узачак. «Татар-информ» видеокүпер мәйданчыгы булачак.
Видеокүпердә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов (Мәскәү), "Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ" директор вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Кәримов (Казан), Кырым Республикасы Дәүләт милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар эшләре комитеты рәисе Заур Смирнов, Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айдер Исмаилов (Симферополь), шулай ук Казахстан дин эшлеклеләре катнашачак.
«Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгының милли проектлар бүлеге җитәкчесе, видеокүпер кураторы Радик Әмиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, проект Россия һәм БДБ мөселманнары арасындагы диалогны үстерү һәм ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз