news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Хәния Фәрхине искә алу концертын онлайн күрсәтә

Концерт бүген 18.30да башлана, ул Казанның филармония залыннан трансляцияләнә.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине искә алу концерты уза. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу чараны онлайн күрсәтә.

Концерт бүген, 25 сентябрь көнне, 18.30да башлана. Танылган артистканың популяр җырларын бүгенге эстрада җырчылары, Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева башкарачак.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/106/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100