news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Татар-информ” хәбәрчесе РТКның ТР буенча Тикшерү идарәсеннән Рәхмәт хаты алды
Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә 288 ел. Бу уңайдан Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә тантаналы чара узды.
Идарә җитәкчесе Владимир Киршин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. “Узган ел гомумән дәүләт өчен дә, шулай һәр аерым гражданин өчен дә катлаулы булды. Финанс кризисы эшчәнлекнең барлык тармакларына һәм өлкәләренә кагылды, шулай ук хокук саклау системасын да урап узмады. Бу авыр вакытта һәрберебезгә сабыр, чыдамлы һәм тырышып эшләргә туры килде. Алдыбызга куелган мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм һәм максатчан булу нәтиҗәсендә без түзеп кенә калмадык, ә динамик үсеш алуны дәвам итәбез”, - диде ул.
Узган елда эш өчен уңайлы итеп җиһазланган Үзәк, Буа, Питрәч районара бүлекләре файдалануга тапшырылды. Якын арада Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районара бүлекләре дә уңайлы биналарга күчәчәк.
Июньдә Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының киңәйтелгән утырышы югары дәрәҗәдә узды, Александр Бастрыкин оешма эшчәнлеген уңай бәяләде.
Бүген тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Быел төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә тәкъдим ителүчеләр 20 проценттан арткан. Идарә хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Кайбер тикшерүчеләргә вакытыннан алда үрнәк булырлык чин бирелде. Шулай ук “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнде.
Бүген ведомство белән хезмәттәшлек итүче гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә тикшерү идарәсе җитәкчесе имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Эмма Ситдыйкова да бар.
“Сез елның 365 көнендә безнең белән тыгыз элемтәдә, вакыйгаларны күзәтәсез һәм безнең көндәлек эшчәнлек хакында халыкка җиткерәсез. Сезгә зур рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметләнәм”, - диде Владимир Киршин журналистларга.
Ул форсаттан файдаланып гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугаты көне белән котлады һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.
Тикшерү идарәсе җитәкчесе чыгышын тәмамлаганда тагын бер тапкыр хезммәтәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек теләде һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot