Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» хәбәрчесе мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Гөлнар Гарифуллина һәм Надежда Гордеева «Сыйныф эше» VII Республика бәйгесендә катнашып, җиңүче дип табылды.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатына лаек булды.
Гөлнар Гарифуллина һәм Надежда Гордеева «Сыйныф эше» VII Республика бәйгесендә катнашып, җиңүче дип табылды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән мәсьәләләрен яктыртуда югары профессионализм, актив мәгълүмати ярдәм күрсәткәне, шулай ук укытучы һөнәренең уңай имиджын популярлаштыруга һәм танытуга зур өлеш керткәне өчен бирелә» дип язылган Рәхмәт хатында.

Конкурс Татарстанда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен үздырыла. Шулай ук укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә эшләүче яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз