Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» хәбәрчесе коррупциягә каршы торуга багышланган бәйгедә җиңде
«Коррупциягә журналист карашы» конкурсында Энҗе Габдуллинаның 5 эше тәкъдим ителде.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ»ның татар редакциясе хәбәрчесе Энҗе Габдуллина республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча «Коррупциягә журналист карашы» бәйгесендә җиңде.
Журналист «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» номинациясендә беренче урын алды.
«Конкурска ел буе язылган биш мәкаләмне тәкъдим иттем. Аларның өчесе авылларда юл булмау, берсе — балалар арасында флорбол буенча ярышка берничә команданы кертмәү, тагын берсе — ятимгә фатир бирмәү турында», — диде Энҗе Габдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Коррупциягә журналист карашы» бәйгесен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрде.
Конкурс «Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе», «Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе», «Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе», «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» номинацияләрендә узды. Шулай ук «Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе» дигән махсус номинация дә бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз