news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» хәбәрчесе «Халыкара яшь журналистлар» бәйгесендә лауреат булды

Бәйгедә Зилә Мөбәрәкшинаның «Кытайда чәй күп, ләкин аны эчү — сирәк күренеш». Кытайда яшәгән татар кызы стереотипларны юкка чыгара» мәкаләсен сайлап алганнар.

«Татар-информ» хәбәрчесе «Халыкара яшь журналистлар» бәйгесендә лауреат булды
Рамил Гали

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Россиякүләм «Халыкара яшь журналистлар» конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Ул яшь журналистлар арасында «Халыкара темаларны яктыртучы яшь журналист» номинациясендə ун финалист исемлегенә керде.

Зилə Мөбəрəкшина бәйгегә «Интертат» электрон газетасында чыккан «Кытайда чәй күп, ләкин аны эчү — сирәк күренеш». Кытайда яшәгән татар кызы стереотипларны юкка чыгара» мәкаләсен тәкъдим иткән иде.

Оештыручылар сүзләренчә, барлыгы 161 гариза килеп ирешкән, шуларның 122се катнашу өчен сайлап алынган. Финалга гаризалар саны күп булу сәбәпле, бик күп лаеклы эшләр үтә алмаган. Иң күп гариза «Иң яхшы аналитик мәкалә» номинациясенә җибәрелгән, монда гаризаларның 43 проценты туры килгән. Популярлыгы ягыннан икенче урында — «Иң яхшы интервью» номинациясе (24 процент).

Җиңүчелəрне бүлəклəүдə Халыкара эшлəр буенча Россия советының президенты Игорь Иванов рəислегендəге жюри əгъзалары катнашты. Бүлəклəү тантанасында Халыкара эшлəр буенча Россия советының программалау директоры Иван Тимофеев, «Россия в глобальной политике» журналының баш мөхəррире Федор Лукьянов, Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный катнашучыларга үз телəклəрен җиткерде.

Əлеге конкурс Халыкара эшлəр буенча Россия советы белəн берлектə, Россиянең Журналистлар берлеге, «Международная жизнь» журналы, «Интерфакс» мəгълүмат агентлыгы һəм «Россия в глобальной политике» журналы ярдəмендə оештырылды. Конкурсның мəгълүмати партнерлары: «Газета.ru», «Школа будущего международника» плтаформасы һəм «Эксперт» медиахолдингы.


Номинациялəр исемлеге: «Иң яхшы аналитик мəкалə», «Иң яхшы интервью», «Иң яхшы репортаж», «Начинающий журналист-международник». Конкурсның максаты — яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100