news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» хәбәрчесе «ЭКОлидер» конкурсында беренче урын алды

Казанда «ЭКОлидер» ХVI республика конкурсында җиңгән журналистларны бүләкләделәр.

«Татар-информ» хәбәрчесе «ЭКОлидер» конкурсында беренче урын алды
Михаил Захаров

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе корреспонденты Наталья Рыбакова «ЭКОлидер» ХVI республика конкурсында «Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы» номинациясендә җиңүче булды. Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында конкурска йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы — республикада иң активларның берсе. Журналистлар аның эше турында күп яза, күп сюжетлар төшерә, — диде конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы телесюжет» номинациясендә «Татарстан» ДТРК корреспонденты Айнур Вәлиәхмәтов һәм «НТР-24» хәбәрчесе Кристина Матвеева «Чисто тут» проекты белән билгеләп үтелде. «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә «Радио-Татарстан» хезмәткәре Разин Нуруллин һәм «Нократ дулкыннары» радиоканалы хезмәткәре Светлана Ханова җиңде.

«Периодик матбугат чараларында иң яхшы публикация» номинациясендә «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчеләре Гөлгенә Гыйльманова һәм Вероника Латыйпова җиңде.



Галерея: Награждение победителей республиканского конкурса "ЭКОлидер"

«ЭКОлидер» республика конкурсы Татарстан территориясендә табигатьне рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итүче шәхси эшмәкәрләрне, җирле үзидарә органнарын, мәгариф оешмаларын, иҗтимагый берләшмәләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аерым кешеләрне бүләкләү һәм стимуллаштыру максатларында уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100