news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” хәбәрчесе Бөтенроссия бәйгесендә дипломант булды

Барлыгы йөздән артык яшь журналист конкурс дипломанты дәрәҗәсенә ирешкән.

“Татар-информ” хәбәрчесе Бөтенроссия бәйгесендә дипломант булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина “Вызов – XXI век” дип аталган XV Бөтенроссия конкурсында катнашып, дипломант дәрәҗәсен алды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә конкурс координаторы Наталья Полодийчук хәбәр итте.

Зилә Мөбәрәкшина “Замандаш портреты” номинациясенә “Грузия белән сугышта һәлак булган Россия герое Раушан Абдуллинның әнисе: "Унбер ел булды... Ә барысы да кичәге кебек кенә", "Кытайда чәй күп, ләкин аны эчү – сирәк күренеш". Кытайда яшәгән татар кызы стереотипларны юкка чыгара”, һәм “Әллә кем булып күренергә тырышмагыз": 117 ир-ат белән очрашып, 18+ өчен китап язган татар кызы Радмила Хакова "свидание"ләре турында сөйләде” дигән мәкаләләрен тәкъдим итте.

“Конкурсның федераль этабына 92 шәһәрдән һәм башка торак пунктлардан 558 эш һәм Россия Федерациясенең 234 массакүләм мәгълүмат чараларыннан гариза кабул ителде. Беренче тапкыр уналты җиңүчегә алтын медальләр тапшырылачак. Алар шулай ук матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Федераль агентлыктан дипломнар белән бүләкләнәчәк”, - диде ул.

Координатор сүзләренчә, йөздән артык яшь журналист конкурс дипломанты дәрәҗәсенә ирешкән. “Бүләкләү тантанасының мәдәни программасын Мәскәү дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары уздырачак”, - диде ул.

  • Конкурсның оештыручылары – матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Федераль агентлыгы (Роспечать) һәм Халыкара пресс-клуб (МПК).

news_right_1
news_right_2
news_bot