news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" хәбәрчеләре Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә җиңде

Министр Гадел Вафин ике бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләде.

"Татар-информ" хәбәрчеләре Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин медицина темасын яктыртучы журналистларны бүләкләде. 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында "Йөрәгеңне тыңла" ("Слушай сове сердце") һәм "Хәрәкәттә бәрәкәт" ("Движение в радость") республикакүләм конкурсларга йомгак ясалды. Чара быел гына ачылган яңа 21 нче сырхауханәдә узды.

Билгеле булганча, 2017 ел Татарстанның медицина тармагында сөяк-буын авыруларына каршы көрәш елы буларак узды. Шуны күздә тотып, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү турында иҗади эшләргә бәйге игълан ителгән иде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина "Интернет-ММЧ да иң яхшы публикация" номинациясендә беренче урынга лаек булды.

"Балаларны кайгыртып язылган иң яхшы материал" номинациясендә "Татар-информ" агентлыгының рус редакциясе хәбәрчесе Валерия Белова җиңү яулады. "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә беренче урын "Татарстан" радиосы хезмәткәре Йолдыз Крепостинага бирелде. "Иң яхшы газета мәкаләсе" номинациясендә беренче урынга "Шәһри Казан" журналисты Эльвира Мозаффарова лаек булды. "Иң яхшы телевизион сюжет" номинациясендә беренче урынны "Татарстан" ДТРК журналисты Фирүзә Насыйрова алды.

Йөрәк авыруларын кисәтү максатыннан "Йөрәгеңне тыңла" бәйгесе икенче ел оештырыла. "Иң яхшы телевизион сюжет" номинациясендә беренче урынга "Эфир" телекомпаниясе лаек булды. "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә җиңүгә “Болгар" радиосы хәбәрчесе Камилә Шаһабиева, "Иң яхшы газета мәкаләсе" номинациясендә беренче урынга "Республика Татарстан” газетасында эшләүче Светлана Григоренко иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100