Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» гыйнварда төбәк трафигы рейтингында икенче урын яулады
«Татар-информ» гыйнварда LiveInternet порталының Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының төбәк трафигы рейтингында икенче урын яулады. Мәгълүмат агентлыгы сайтына 31 көндә 430 меңгә якын кулланучы кергән.
Рейтингның беренче позициясендә «Татмедиа» берләштерелгән счетчигы урнашкан – 726 мең кулланучы. Өченче урында «Бизнес Online» газетасы – 415 мең кеше. Беренче бишлеккә шулай ук Kazanfirst (396 мең) һәм «Реальное время» (279 мең) кергән. «Реальное время»дан бераз гына калышып, Inkazan.ru (278 мең) алтынчы урынны яулаган.
Элегрәк «Татар-информ» декабрь нәтиҗәләре буенча «Дзен» һәм Mediascope рейтингында Татарстанның иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы дип танылды, дип хәбәр ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз