news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”га Татарстандагы куркыныч юл һәлакәтенең фотолары килеп иреште

Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, икенчесе җәрәхәтләнгән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бер көн элек сәгать 19.50дә “112” экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерына М7 трассасының 884 кмда юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

“ДАФ” һәм “Фридлайнер” йөк машиналары бәрелешкән. 58 яшьлек “Фридлайнер” йөртүчесе һәлак булган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot