news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»га танылган спикер Ник Вуйчич киләчәк

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак  матбугат конференциясе Казанга танылган мотивацияле спикер Ник Вуйчич килүгә багышлана.

Матбугат конференциясендә спикер, меценат, язучы Ник Вуйчич; Ник Вуйчичның Казандагы чараларын оештыручысы һәм иганәчесе  Артем Степанов һәм Ник Вуйчичның Россиядә һәм БДБ илләрендәге продюсеры Максим Сумароков катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot