news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»га «матурлык десанты» төште

41 нче номерлы профессиональ көллият студентлары хезмәткәрләрдә язгы образлар тудырды.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Шушы көннәрдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясенә Казаннын 41 нче номерлы профессиональ көллият студентлары килеп, хезмәткәрләргә яңа образлар һәм язгы кәеф бүләк итте.

Чәчтараш, стилист, визажист – бу студентлар бер үк вакытта өч профессия иясе. Барысы да көллиятнең соңгы курсында «Стилистика һәм визаж сәнгате» белгечлегенә укыйлар. 

«Студентларыбыз Универсиада, Су спорты төрләре, гимнастика буенча чемпионат кебек күләмле спорт чараларында гел катнашып килә. Бүләк бирү төркемен – медаль чыгаручы кызларны бизәндерәләр. Моннан тыш «Мисс Татарстан», «Йолдызлык» кебек бәйгеләрдә дә катнаштылар», – дип сөйли укытучы, көллиятнең җитештерү буенча мастеры Эльвира Мартынова.

Дарья Меркулова – 41 нче номерлы профессиональ колледжның горурлыгы. Быел ул WorldSkills Russia Tatarstan 2017 республика чемпионатында «Кулланма эстетика» номинациясендә җиңү яулаган.

«Мин «Стилистика һәм визаж сәнгате» белгечлеге буенча укыйм. Беренче тапкыр әлеге бәйгедә узган ел катнаштым һәм икенче урынга лаек булдым. Көндәшләр бик көчле иде. Ә быелгы җиңүем белән бик горурланам. Хәзер мин Казандагы WorldSkills Russia милли җыелма составына керәм. Киләчәк планнарым: колледжны уңышлы тәмамлап, WorldSkills-2019 чемпионатына әзерләнү», – дип уртаклашты Дарья Меркулова

50 еллык тарихы булган көллият бик күп югары махсус белемле белгечләр әзерләде. Биредә профессиональ тегүче, пешекче, кондитер, чәчтараш һәм башка белгечлеккә өйрәнергә мөмкин. Уку ахырында дипом һәм дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100