Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар-информ”га килгәч, журналистика белән кызыксынуыбыз тагын да артты - студентлар
КФУның журналистика факультеты 1 курс студентларына “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе татар бүлегенең 1нче курс студентлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән танышты.
Күптәннән килгән гадәт буенча, "Татар-информ" белән танышу 12 кат тәрәзәсеннән Казансу елгасын һәм Казан Кремлен фотога төшерү белән башлана. Филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Галиева җитәкчелегендәге 11 кешелек төркем дә танышуны әлеге традициядән башлады.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева студентларга редакциянең юнәлешен аңлатты. “Без бердәнбер татар мәгълүмат агентлыгы булгач, төп әһәмиятне Татарстан һәм татарлар тормышына бирәбез”, - дип азсызыклады Рәмис Латыйпов.
Студентлар “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе һәм шулай ук татар телле “Интертат” электрон газетасы редакциясенең эшләү принциплары белән танышты. “Күп кеше мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә таныша. Безнең максат – үз аудиториябезгә мәгълүматны тарату. Шуңа барлык социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барабыз”, - дип белдерде татар редакциясенең шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева.
Мәкаләңне күп укучы укысын дисәң, аңа исем дә сайлый белергә кирәк. Шуңа Рәмис Латыйпов һәм Алсу Исмәгыйлева булачак каләм әһелләренә беренче эш тә бирделәр – бүгенге очрашуга баш исем уйлау. Үз эшләренә анализны студентлар инде практика үтә башлагач беләчәкләр.
"Татар матбугат чараларына нәрсә җитми?" дигән сорауга Рәфидә Галимҗанова: "Минем фикеремчә, татар матбугатлары үзләре үк җитеп бетми. Татар газета-журналларының артуын теләр идем. Яшьләрне кызыксындыра торган яңалыклар рубрикасы - аларның хәзерге тормышы, нинди уйлар белән яшиләр, шул кирәк. Аннары соң, иң хыялланганым - яшьләргә психологлар кирәк. Хәзер аларның фикерен бутый торган оешмалар артты. Шул чакларда үзеңне ничек тотарга, шундый мәгънәдәге сорауларга җавап бирә торган рубрика кирәк", - дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз