news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган кичәне онлайн күрсәтәчәк

Искә алу кичәсе 21 октябрьдә 17:00 сәгатьтә татар дәүләт филармониясендә узачак.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Якшәмбе көнне, 21 октябрьдә, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган "Китмә, сандугач!" дип исемләнгән искә алу кичәсе булачак. Концерт 17:00 сәгатьтә башлана. 

Искә алу кичәсендә Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Газинур Фарухшин, Резидә Галимова, Айгөл Хәйри, Зөһрә Сәхәбиева, Лилия Муллагалиева, Зөлфия Шакирова, Алсу Әбелханова, Чулпан Йосыпова, Илһам Вәлиев, Илшат Вәлиев, Гүзәл Идрисова, Ләйсән Гыймаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар катнашчак. Махсус кунак - Салават.

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/278/

news_right_1
news_right_2
news_bot