Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә куелачак һәйкәл эскизын тәкъдим итә
Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл эскизын ясаганда скульпторлар аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән шигырь юлларын нигез итеп алып, ике аягында нык басып торган образ тудырганнар.
«Татар-информ» һәйкәлнең расланган эскизының эксклюзив кадрларын тәкъдим итә. Эскизның авторлары – Мәскәү скульпторлары Денис Мельников һәм Захар Карамян.
«Фатих Кәрим - фронтовик шагыйрь, аның язмышы – шигырьләрендә, ул әсәрләрен үзе аша үткәреп язган. Игътибар итсәгез, эскизда ул ике аягында нык басып тора. Каршылыкларга карамастан нык баскан. Бу хакта аның шигырьләрендә дә язылган», – диде скульптор Денис Мельников «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Скульптор эш барышында Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән аралашуын әйтә. Шулай ук киңәшләре белән ярдәм иткән халык шагыйре Ренат Хариска рәхмәтләрен җиткерә.
Һәйкәлнең быел куелу мөмкинлеген һәм аның Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачагын Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим фронтка киткән йорт диварына куелган мемориаль тактага чәчәкләр кую тантанасында әйткән иде.
Скульптор сүзенә караганда, һәйкәл постаменты белән бергә 4 метр чамасы булыр дип күзаллана.
«Бүгенге көндә Фатих Кәрим иҗаты тагын да актуальгә әйләнде. Ул фронтовик шагыйрь. Аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән сүзләре бик актуаль. Мин һәйкәл проектын күрдем, ул бик матур. Анда Фатих Кәрим хәрби киемнән», – дигән иде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал чәчәкләр кую тантанасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз