news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” фоторәссамы Рамил Гали Казанның чын йөзен ачты

Татарстан журналистлар берлегендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Рамил Галинең “Туган як төсләре” исемле фотокүргәзмәсе ачылды.

“Татар-информ” фоторәссамы Рамил Гали Казанның чын йөзен ачты
Александр Эшкинин

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган фоторәссам, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Рамил Гали дөнья гизеп кабат Казанга әйләнеп кайткач, шәһәрнең үзгәрүен, фотографлар өчен өр-яңа ракурсларда ачылуын күреп алган. Ул аларны объективка күчереп әкренләп шәхси архивына туплый барган. Татарстан журналистлар берлегендә ачылган “Туган як төсләре” фотокүргәзмәсендә Рамил Галинең, нигездә, соңгы ике елда төшерелгән.

Журналистлар берлегенең утырышлар залында ачылган фотокүргәзмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова ачты.

“Фоторәссам Рамил Галинең иҗатын туксанынчы еллардан бирле яхшы беләм. Без аның белән “Молодежь Татарстана” газетасында бергә эшләдек. Рамил Гали – республиканың иң кызыклы фоторәссамнарының берсе, - дип башлады ул сүзен. - Рамил фоторәссам буларак биредә формалашса да, тумышы белән Чиләбедән. Минемчә, читтә яшәгән татар кешесе, телне югалткан очракта да, татарлыгын йөрәгендә йөртә. Шул миллилек Рамилнең дә йөрәгендә яши”.

Римма Ратникова Рамил Галинең Америкада да эшләп алуын, аннан безнең өчен чит-ят булганрак тәҗрибә дә алып кайтуын да, Мәскәүдә яшәп, яңадан Казанга әйләнеп кайтуын да, чишенгән кешеләр турында “Кояш астындагылар” сериясе әзерләвен дә әйтеп узды.

“Рамил Гали бик актив эш алып бара. Аның Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә шәхси күргәзмәләре ачылды, фоторәссамнарның уртак күргәзмәләрендә дә катнаша. Бу юлы аның үз табышларын безнең белән бүлешүе өчен рәхмәт!” – диде Римма Ратникова.

Рамил Гали әлеге күргәзмәне оештырырга Римма Ратникова тәкъдим итүен билгеләп үтте. “Бу күргәзмәдә кешеләр юк диярлек. Күргәзмәгә карасак, Казанның су эчендәге шәһәр итеп күрергә мөмкин. Бу күргәзмәне шәһәрнең йөзе итеп кабул итегез”, - диде ул.

“Туган як төсләре” күргәзмәсендә 26 фотосурәт урнаштырылган. Бер як диварда – Казан күренешләре, икенче якта - Болгар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100