news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» фотокорреспонденты Солтан Исхаковка «ТАССРның 100 еллыгы» медале бирелде

Минем медальләрем бар, әмма монысы эшләгән эшемә зур нәтиҗә булды, ди ул.

«Татар-информ» фотокорреспонденты Солтан Исхаковка «ТАССРның 100 еллыгы» медале бирелде
Рамил Гали

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Солтан Исхаков «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

Дәүләт бүләген «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Солтан Исхаков 40 ел тормышын Татарстанны фотога төшерүгә багышлавын әйтте.

«Мин бу бүләккә бик шатландым. 40 елымны фотоларга багышладым. Татарстандагы хәлләрне, Республиканың яшәешен, матурлыкларын фото аша күрсәтергә тырыштым. Чит илләрдә күргәзмәләр оештырдым. Минем медальләрем бар, әмма монысы эшләгән эшемә зур нәтиҗә булды кебек. Бу – бик зур бүләк минем өчен», – диде ул.

30 июль көнне Солтан Исхаков 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

«Үз эшеңне тырышып, яратып эшләсәң, шундый нәтиҗә була. Тагын да тырышып эшлисе, яшисе килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100