news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" фотохәбәрчесе Татарстанның мәдәният министрына тәкъдим белән чыкты

Фотограф республикада фотолар музее төзергә кирәклеге хакында әйтте.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Гали Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Татарстанда фотосурәтләр музее төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырыш вакытында әйтте.

"Республикада сәнгатьнең күпчелек төрен үстерүгә ярдәм итәсез. Әмма Татарстанда фотосурәтләр музее юк. Татарстан тарихын чагылдырган фотолар сериясен карый ала торган музей кирәк безгә", - диде Рамил Гали.

Аңа җавап итеп, Айрат Сибагатуллин болай диде: "Музей булдыру - чыгымлы эш. Аның үз таләпләре бар. Музейда фотолар экспозициясе дисәгез әле, бер хәл. Бу хакта уйларга була", - диде.

Утырышта катнашкан кайбер депутатлар да коллегабызның фикерен хуплап, чыннан да, Татарстан тормышын, үткәнен-бүгенгесен чагылдырган фотосурәтләрне халыкка тәкъдим итәргә кирәк, диде.

Мәдәният министры "Татар-информ" фотохәбәрчесен әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерү өчен үз янына чакырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100