news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» фотографы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Татар-информ» фотографы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тиешле бүләкне аңа ТР Үзәк сайлау комиссиясенең йомгаклау утырышында тапшырдылар.

«2024 елда Татарстан Республикасында сайлау кампаниясен оештыруда һәм уздыруда актив ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм», – диелә Рәхмәт хатында.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларны бүләкләп, массакүләм мәгълүмат чараларының республикада сайлауларның үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot