news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның “Татмедиа”да күргәзмәсе ачылды

Солтан Исхаков бөтен гомерен фотография сәнгатенә багышлаган кеше. Аның фотохезмәтләре Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә урын ала.

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның “Татмедиа”да күргәзмәсе ачылды
Рамиль Гали

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Казанда, “Татмедиа” бинасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Исхаковның шәхси күргәзмәсе ачылды. Солтан Исхаков төрле матбугат чараларында эшләде. Соңгы елларда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты. “Икәү” дип аталган фотокүргәзмә мәхәббәт темасына багышлана.

Күргәзмәне ачу тантанасында “Татар-информ” генераль директоры Шамил Садыйков, Солтан Исхаковның хезмәттәшләре, танылган фотографлар, шул исәптән Валерий Михайлов, Эдвард Хәкимов, Рамил Гали катнашты. Шамил Садыйков фотографка иҗади уңышлар, хезмәтләрен күбрәк күргәзмәләрдә тәкъдим итүен теләде.

Солтан Исхаковны Казанның Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йортында эшләүче “Казан” һәвәскәр фотографлар клубы әгъзалары дә тәбрик итте. Ярты гасыр элек оешкан әлеге халыкчан фотостудия Казанда бердәнбер булып сакланып калуы белән үзенчәлекле. Дистә елдан артык аның белән Солтан Исхаков җитәкчелек итә.

“Минем мәхәббәт темасына багышланган хезмәтләрем күп җыелды. Аларны аерым күргәзмәдә тәкъдим итү - күптәнге хыялым иде”, - диде Солтан Исхаков яңа ачылган күргәзмә турында “Татар-информ” хәбәрчесенә. Галереядә барлыгы 26 фотография урын алган.

“Солтан Исхаков Җир шарының көньягы белән төньягы кебек икесе ике дөнья кешеләре булган ир белән хатын-кызның үзара мөнәсәбәтләрен күрсәткән. Анда үткән чорлар һәм бүгенге көн, яшь җилкәнчекләр һәм озын гомер юлын узган өлкән парлар, безнең тирә-юнебез һәм чит илләр чагылыш тапкан, ягъни тема төрле яклап ачылган. Һәр фотосурәт – мәгънәле, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга этәрә”, - диде фотограф, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Рамил Гали.

Танылган фотограф Валерий Михайлов күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотографияләрнең халыкара күргәзмәләрдә күрсәтергә лаеклы сәнгать әсәрләре булуын искәртте. “Аларның берничәсе халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелгәнен дә хәтерлим”, - диде ул. Яшь буынны Солтан Исхаковның иҗаты белән якыннан таныштыру мөмкинлеге тудырганнары өчен күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100