news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның әсәрләре Ирландия күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Голуэй шәһәрендә танылган 7 фротографның эшләреннән төзелгән күргәзмә эшли башлады.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре, танылган фотограф Солтан Исхаковның иҗади эшләре Ирландиядә ачылган күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бу хакта агентлык хәбәрчесенә фотокүргәзмәне оештыручы Эдвард Хәкимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, фотокүргәзмә Россиядә булган революциянең 100 еллыгына багышланган. Шуңа да күргәзмәнең тулы өлешендә 100 фотосурәт урын алган. Ирландия халкына исә шуларның 60ы тәкъдим ителә.

“Бу проектны без җиде фотограф бергә эшләдек. Анда гасыр дәвамында булган вакыйгалар, безнең бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, мәдәни байлыкларыбыз урын алган. Бер сүз белән әйткәндә, аларда Советлар союзында, хәзер инде Россиядә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан”, - диде Эдвард Хәкимов.

Фотограф сүзләренчә, күргәзмә Голуэй дигән шәһәрнең Милли китапханәсендә урнашкан. Сүз уңаеннан, әлеге калага XII гасырда нигез салынган. Анда хәзер 80 меңнән артык кеше яши.

“Халыкка күргәзмә бик ошады. Хәтта җирле матбугатта безнең фотографларның эшләре урнаштырылган язма да бастырылды. Алдагы елларның берсендә Ирландия Европа мәдәнияте үзәге булачак. Шунда безнең күргәзмәне дә тәкъдим итү хакында сүз алып барылды. Хәзер без фотохезмәтләр урнашкан русча-инглизчә каталог төзергә телибез. Безнең фотографларыбызны дөнья күләмендә күрсәтәсебез килә. Иҗади кешеләребезнең эшләрен башкалар да бәяләсен иде”, - ди күргәзмәне оештыручы.

Солтан Исхаков сүзләренчә, күргәзмәдә аның 7 эше урын алган. Нәкъ менә шул фотосурәтләр Ирландия журналистларының игътибарын җәлеп иткән дә инде. “Алар 1978-1982 еллар тирәсендә төшерелгән иде. Берсе “Яшибез әле...” (“Еще поживем...”), икенчесе “Килеп җиттек...” (“Приехали...”) дип атала. Беренчесе мәҗлестә төшерелгән булса, икенчесе Арчадагы туй мизгелен чагылдыра”, - дип аңлатма бирде ул.

Күргәзмәдә Солтан Исхаковтан тыш, Зөфәр Бәширов, Владимир Зотов, Юрий Филимонов, Валерий Михайлов, Эдвард Хәкимов һәм Рифкать Якупов фотоларын күрергә мөмкин.
 

Солтан Исхаковның фотолары

Юрий Филимонов фотосы

 Зөфәр Бәширов фотосы

 Эдвард Хәкимов  фотосы

Рифкать Якупов фотосы

Владимир Зотов фотосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100