news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов «Медиа Сабантуй»да көрәштә катнашты

«Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов «Медиа Сабантуй»да көрәштә катнашты
Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» фотохәбәрчесе Салават Камалетдинов «Медиа Сабантуй» - журналистлар Сабан туенда беренче тапкыр катнашып, үз көчен сынап карады.

«Менә инде берничә ел бик күп тапкырлар көрәш бәйгесен фотога төшерәм. Бүген журналистлар Сабан туенда көрәш ярышын аңлар өчен, көрәшеп карарга булдым. Көрәш кагыйдәләре, техникасын белмим. Бу - шәхси кызыксынуым гына. Җиңелүемә бер дә кәефем төшмәде. Мәйданга чыккач та, карап торучылар турында уйламадым, уйлар бары тик көрәш турында - көндәшне аудару турында иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул киләчәктә Сабантуйларда көрәштә катнашу сәламәтлектән һәм теләктән тора, дип саный. «Аллаһ боерса, күз күрер», - диде Салават Камалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot