Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» фотографы милли бәйрәмнәр фотолары конкурсында икенче урын яулады
«Татар-информ» фотографы Владимир Васильев «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» фотоконкурсында икенче урын яулады.
Фотографларны «Многоликая Россия» конкурсында җиңүчеләр белән бергә бүләкләделәр.
«Быел без Россиянең 22 төбәгеннән 350дән артык эш кабул иттек. Профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Халык тамырларын белә һәм традицияләрен хәтерли икән, ул мәңге яшәячәк», - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы, конкурсның жюри рәисе Эльвира Әхмәтова.
Җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе белән бүләкләү тантанасы алдыннан «Московский» мәдәни үзәге фойесында танышырга мөмкин булды. Биредә Россиянең төрле халыкларының милли бәйрәмнәре фотолары тәкъдим ителде. «Татар-информ» фотографы конкурска керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән кадрлар тәкъдим итте. Бәйрәм быел июльдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри бистәсендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз