news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" фотографы, "Бик яхшы" конкурсында катнашып, беренче урынны яулады

Салават Камалетдиновка бүлəккə Айфон телефоны бирелде.

"Татар-информ" фотографы, "Бик яхшы" конкурсында катнашып, беренче урынны яулады
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). "Татар-информ" мəгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Салават Камалетдинов, "Бик яхшы" конкурсында катнашып, "Матур татар" номинациясендə беренче урынга лаек дип табылды. Бүлəклəү Казан Кремлендә узучы TAT CULT FEST фестиваленең рок-сəхнəсендə булды.

  • "Бик яхшы" конкурсы Россиянең төрле төбəклəрендə һəм чит илдə яшəүче татарларга, аларның гореф-гадəтлəре, тормыш-көнкүрешлəре һəм мəдəниятенə багышланган. Конкурсның оештыручысы - "Штаб" инициатива төркеме. Конкурста катнашып җиңгəн кешелəргə дизайнерлар тарафыннан эшлəнгəн Айфон телефоннары тапшырылды. 

Конкурста катнашыр өчен, Инстаграм яки Вконтакте социаль челтəрендə #БикЯхшы хештегы белəн фото урнаштырырга кирəк була. Конкурс өч номинациядə уздырыла: "Мин татар" (татар телендə шигырь укырга яки җыр башкару), "Матур татар" (селфи яки татар колориты белəн фото), "Туган як" (туган як турында, аның истəлекле урыннары, яшəүчелəре турында сөйлəп фото яки видео төшерү). Һəр номинациядə өчешəр бүлəк: Айфон, Айпад һəм истəлекле бүлəк уйнатылган. 

"Мин "Бик яхшы" конкурсы турында Инстаграм социаль челтəре аша белдем һəм катнашып карарга булдым. "Матур татар" номинациясен сайладым. Анда селфи төшəргə, милли колоритлы фото яисə татарлар белəн төшəргə дигəн шартлар куелган иде. Мин никахта бер əби белəн төшкəн селфины җибəрдем. Минем белəн селфи төшкəн əбинең исеме - Халисə апа, ул - бик ачык йөзле һəм ихлас кеше.

Дөресен əйткəндə, мин үземне җиңəрмен, дип бер дə күз алдыма китермəдем. Ə инде җиңгəнемне ишеткəч, бик шатландым. Беренче урын - минем өчен зур дəрəҗə. Бүлəкне əйтəсе дə юк, бик канəгатьмен! Мондый конкурсларның алга таба да үткəрелүен телим, алар бөтен дөнья татарларын берлəштерə", - дип уртаклашты хис-кичерешлəре белəн Салават Камалетдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100