news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» фотографлары - «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотобәйгесе җиңүчеләре

Фотоконкурс җиңүчеләрен бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.

«Татар-информ» фотографлары - «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотобәйгесе җиңүчеләре
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының ике фоторәссамы – Илнар Төхбәтов белән Солтан Исхаков «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында призлы урыннар яулады. «Татар-информ» фотографлары икесе дә фотоконкурсның “Халыкчан гамәли сәнгать” номинациясендә җиңү яулаган. Илнар Төхбәтов – II урын, Солтан Исхаков III урынга лаек булды.

Фотоконкурс җиңүчеләрен бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.

Искәртеп узабыз: "Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы 2014 елдан башлап “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Лауреатлар “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Халыкчан гамәли сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнә.

Фотоконкурсның жюри рәисе, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова: “Без катнашучыларның географиясе киңәя барганга сөенәбез, беренче елларда Россиянең җиде-сигез регионы булса, хәзер инде унбиш регионнан фоторәссамнар катнашты. Без хәзер татарларның төрле җирләрдә ничек яшәвен сурәтләгән 500дән артык фоторәсем алдык”, - диде.

“Шушы көннәрдә Камал театрына килеп фотокүргәзмәне караучылар да, әлеге фоторәсемнәрдән торган күргәзмәләрне дөньяның төрле почмакларында үткәрелгән сабантуйларда күрүчеләр дә канәгатьләнү кичерерләр дип уйлыйм. Игътибар итегез – биредә уникаль эшләр бар”, - дип өстәде ул. Гүзәл Шәрипова конкурста профессионал фотографлар белән бергә үзешчәннәрнең дә катнаша алу мөмкинлеген билгеләп узды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә Россиянең 15 төбәгеннән 64 фотограф катнашты. Конкурска барлыгы 405 эш алынган. Ә күргәзмәгә кырыклап фотоэш куелган иде.

Мәгълүмат өчен, I урын өчен һәр номинациядә 65 мең сум, II урын өчен – 45 мең сум, III урын өчен 25 мең сум бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100