Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» «Дзен» рейтингында Татарстанның иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы август йомгаклары буенча «Дзен» тарафыннан тәкъдим ителгән массакүләм мәгълүмат чараларының федераль рейтингына керде. Мәгълүмат агентлыгы 47 нче урынны алды, бер ай эчендә берьюлы җиде позициягә күтәрелеп, Татарстан басмалары арасында иң яхшысы булды.
«Татар-информ» агентлыгыннан тыш, республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында рейтингка «Реальное время» керде, ул 54 нче урында урнашкан. Исемлеккә барлыгы 100 басма кергән.
Федераль рейтинг лидеры РИА Новости булды, икенче урында – ТАСС, өчлекне RT төгәлләде.
Рейтинг нигезендә - «Дзен»да тәкъдим ителгән массакүләм мәгълүмат чараларының сыйфат һәм сан күрсәткечләре. Күрсәткечләр арасында цитаталар китерү ешлыгы, оперативлык, сыйфатлы башисемнәр, Дзен каналына язылучылар саны һ.б. исәпкә алына. Рейтинг автомат рәвештә формалаштырыла һәм һәр ай башында яңартыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз