news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Зур этнография диктанты" үткәрелү турында сөйләячәкләр

Акцияне 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Россиянең һәр 85 төбәгендә һәм шулай ук БДБ илләрендә уздырачаклар.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 25 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда “Зур этнография диктанты” мәдәни-агарту акциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Диктант турында тулырак Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, “Зур этнография диктанты” илкүләм акциясенең төбәк координаторы Гүзәл Шәрипова сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, акция 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Россиянең һәр 85 төбәгендә һәм шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Абхазия һәм Көньяк Осетия илләрендә уздырылачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога шәрехләрдә сораулар калдырырга мөмкин. Гаммәви матбугат чарасы вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша аккредитация уза ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100