Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ»да «Үзгәреш җиле»нең Нью-Йоркта узган концерты турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең Нью-Йоркта узган концертына багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада катнашучылар:
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, «Үзгәреш җиле» проектының вокал буенча педагогы Винера Ганиева,
- Татарстан Республикасының атказанган артиты, «Үзгәреш җиле» фетивале катнашучысы Алинә Шәрипҗанова,
- Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы Айдар Сөләйманов,
- «Yummy Music Band» проекты вокалисты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Илгиз Шәйхразиев,
- Казан филармониясе солисты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Әмир Әхмәдишин,
- күпсанлы конкурслар лауреаты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Илнар Миранов.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз