news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да заманча шартлардагы Татарстан гражданлык оборонасы турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә, 28 февральдә, 11 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында заманча шартлардагы Татарстан гражданлык оборонасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы төп идарә җитәкчесе Андрей Орлов катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot