news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да әйләнә-тирә мохитне саклау күзәтчелеге турында сөйләячәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). 10 октябрьдә 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстанда узучы Экология елы кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә прокурор күзәтчелегенә багышлана.

Матбугат конференциясендә Табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Казан табигатьне саклау Идел буе районара прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров булачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100