news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Яшел фитнес» проектының 6 нче сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 23 июньдә, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Яшел фитнес» проектының 6 сезоны башлану уңаеннан матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, «Парк һәм скверлар дирекциясе» оешмасы директоры Марат Закиров һәм «Яшел фитнес» проекты җитәкчесе Морат Димитров катнашачак.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтен үстерү перспективалары турында сөйләячәкләр һәм үзизоляция чорында кабул ителгән чараларга бәя бирәчәкләр.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Сорауларны WhatsApp мессенджеры аша 7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Теләгән кешеләр сорауларын онлайн-видео астында комментарий рәвешендә дә калдыра ала. Массакүләм мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot